news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультсериалын тәкъдим ителәр

Бер минутлык мультфильмнар сериясе Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән ясалган.

Мәскәүдә «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультсериалын тәкъдим ителәр
Мәскәү татарлары автономиясе

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 25 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» студиясе «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультсериалын тәкъдим итте. Чарага Казанның Мәрҗәни мәчетендә Россия Иҗтимагый палатасы һәм Татарстанның Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә онлайн кушылды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» бер минутлык мультфильмнар сериясе  — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган тематик проект. Ул Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән эшләнгән. Чараны Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева һәм аның нәни ярдәмчесе Риана Имаметдинова алып барды.

Президент администрациясенең Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмаларга ярдәм итү департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин сүзләренчә, «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультсериалы инициативалы кешеләр, грамоталы идарәчеләр һәм зур бизнесның битараф булмаган вәкилләре эшләгән һәм киләчәккә юнәлдерелгән яхшы проект.

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов әйтүенчә, анимацион сериал автономиянең «Өч сүз» проектының логик дәвамы булып тора. Тамашачылар һәр сериядә Ак Бүредән өч яңа сүз өйрәнә, ә очрашканда һәм саубуллашканда нибары өч сүз әйтеп татар телен саклап калырга була. «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» авторлары милли кием, милләткә хас төсләр һәм бизәкләр ярдәмендә бер минут дәвамында мәдәнияткә якынайта.

«Татармультфильм» студиясе продюсеры Марат Ганиев сериал идеясе, эшләнеше һәм персонажлар турында сөйләде. Башкаладагы Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп директоры Роза Шакирова мультфильмның баш героен сайлауда төрки халыклар белән тарихи бәйләнешне күрде. Меценат Рөстәм Мәһдиев әйтүенчә, соңгы елларда республикада татар телен саклау буенча зур эш алып барыла һәм әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган максатларга ирешү өчен зур ярдәм булачак.

Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфилм» проекты Яңа ел бәйрәмнәрендә рәсми интернет-ресурслардагы видеоконтент белән генә чикләнми. Якын арада оештыручылар мобиль җайланмалар өчен кушымта, уку әсбабы һәм Мәскәүнең татар урыннары буенча буягыч-юл күрсәткеч тә тәкъдим итәчәк. «Әлеге проект кебек яңа мәгълүмати-технологик платформалар кулланып, без телебезне саклап кала алачакбыз», — диде Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100