news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чәкчәк Россиядә иң яхшы татлы ризыклар исемлегенә керде

Әлеге исемлектә башкорт балы да урын алган.

Чәкчәк Россиядә иң яхшы татлы ризыклар исемлегенә керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау буенча Россия сервисы социаль челтәр кулланучылары арасында иң яхшы татлы ризыкларны ачыклау өчен сораштыру үткәргән. Әлеге исемлектә чәкчәк икенче урынны алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче урында - Кырым нугасы һәм Абхазия чурчхеласы. Сораштырылучыларның 18,18 проценты тавыш биргән. Икенче урында - татар чәкчәге (15,58%). Өченче урында - башкорт балы (10,39%).

news_right_1
news_right_2
news_bot