Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли-мәдәни йорты ачылачак
Бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). 19 декабрьдә Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәни йортын ачу тантанасы уздырыла.
Бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак.
Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, хәйрияче Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла.
Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз