news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токио чит телләр университетында “Чит телләр фестивале” узды

1900 елда беренче тапкыр уздырылган әлеге чара быел 90нчы тапкыр үткәрелде

(Токио, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Юто Хисияма). 21 нче ноябрьдан 25 нче ноябрьга кадәр Токио чит телләр университетында “Паспортсыз дөнья туры” дигән тема астында “Чит телләр фестивале” дип аталган чара узды. 1900 елда беренче тапкыр уздырылган әлеге чара быел 90нчы тапкыр үткәрелде.

Әлеге университетта 27 тел бүлеге бар, шул исәптән, рус теле бүлеге дә. Чарада беренче курстагы студентлар 27 илнең ризыкларын пешереп саттылар. Студентлар чара узган 5 көн дәвамында университетка якын җирдә яшәүче студентларның өйләрендә җыелып, йокларга ятмыйча, ризыкларны пешереп, сату өчен әзерләнделәр. “Огонёк – Россия и Центральная Азия” дип аталган рус ризыклары кибетендә борщ, кабартмалар, сырниклар, коймаклар, плов, чәй һәм анар суы сатылды. Студентлар төрле илләрнең милли киемнәрен киеп, фестивальга килүчеләрне үзләренең кибетләренә чакырдылар. Фестиваль ахырында иң популяр кибет билгеле булды.

Икенче курстагы студентлар 27 телдә театр уйнадылар. Телне аңламаучы тамашачылар өчен японча субтитрлар күрсәтелде. Студентлар төрле илләрнең кызыклы һәм үзенчәлекле спектакльләрен күрсәттеләр. Студентлар фестивальга кадәр ярты ел буе күнегүләр үткәрделәр. Быел рус теле бүлеге укучылары А.П.Чеховның “Вишнёвый сад” пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәтте.

Университетта булган төрле түгәрәкләрнең әгъзалары, йә ризыкларны пешереп саттылар, йә биеделәр, йә җырладылар.

Әлеге фестивальны “Фестиваль комитеты” оештырды. Комитет әгъзаларының бөтенесе - Токио чит телләр университетында укучы студентлар. Анда 100ләп студент апрельдән бирле ноябрьда уздырылучы фестиваль өчен әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100