news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Татарлар җанисәптә XVI гасырдан бирле теркәлә башлаган

Тарих институты нәшер иткән «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде.

Тарихчы: Татарлар җанисәптә XVI гасырдан бирле теркәлә башлаган
Рамил Гали

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире Бәхтияр Измайлов татарларның Россия дәүләте җанисәбендә XVI гасырдан бирле теркәлә башлаганын әйтте.

«Татарлар, беренче чиратта йомышлы сословие вәкилләре, татар ханлыклары яуланып алынганнан соң, XVI гасырның икенче яртысыннан бирле Россия дәүләтенең язма (писцовая) кенәгәләрендә теркәлә башлаган. Ул вакытта халык санын исәпкә алу башка төрлерәк булган, нигездә, салым җыю өчен башкарылган», — диде Бахтияр Измайлов.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Тарих институты нәшер иткән «Татары в переписях населения» («Татарлар җанисәпләрдә») китабын тәкъдим иттеләр. 76 бит күләмендә басылган китапта соңгы өч гасыр дәвамында Россиядә узган җанисәп тасвирлана. Басмада татарларның сан буенча динамикасы, социаль структурасын сурәтләнә. Китапның электрон варианты да иркен кулланышта бар.

Китапта билгеләп үтелгәнчә, 1719 һәм 1897 еллар арасында Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар саны 617 меңнән 2 млн 250 меңгә кадәр, ягъни 8,6 тапкыр арткан. Россия территориясендә яшәүче татарлар саны 1926-2002 еллар эчендә 3,2 миллионнан 5,5 миллионга кадәр җиткән. 2010 ел җанисәбе буенча татарлар саны 200 меңгә кимегән, ягъни 5,3 миллионга калган. «Милләтен күрсәтмәгән кешеләр арасында татарлар да булган булса, бәлки, татарлар кимемәгәндер», — дигән фикер дә бар бүген тәкъдим ителгән китапта.



Галерея: Җанисәп уңаеннан Тарих институты әзерләгән роликны тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100