news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган

Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла.

Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган
Рамил Гали

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Җанисәп уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ясаган татарлар турында анимацияле фильмны бүген «Татар-информ» агентлыгында тәкъдим иттеләр.

«Татары: единство в разнообразии» («Татарлар: төрлелектә бердәмлек») фильмы «Татар-информ»да тәкъдим ителгәннән соң институтның ютуб каналына урнаштырылды. Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлар турында да мәгълүмат китерелә.

«Милли үзаңыбызның нигезендә борынгы тарихыбыз тора. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә җирле үзенчәлекләр булса да, безне барыбызны да уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә. Бу ролик та шуның турында бара», — дип таныштырды институт директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Фильмны Тарих институты «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов белән берлектә әзерләгән. Институт моңарчы да тарихи роликлар ясаганда Илдар Әюпов белән хезмәттәшлек иткән булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100