news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы марафоны вакытында Туймазыда Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар

Төмәнәк һәм Туймазыда яшәүчеләргә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Китап» радиосы марафоны вакытында Туймазыда Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Гадел Әхмәтҗанов

(Туймазы, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре Башкортстанның Туймазы шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип аталган автомарафоны Башкортстанның Туймазы шәһәрендә булды. Биредә коллективны «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге хезмәткәрләре каршы алды. Алар кунакларны бавырсак белән сыйлады, үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.

«MINGAZOV» кавер төркеме төрле җырлар башкарды, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова берничә шигырь сөйләде. Ахырдан Төмәнәк һәм Туймазы халкына «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Казан-Уфа-Казан автотурында катнашучылар «Бабай утары» этнографик комплексында булды.

Автойөреш 25 октябрьдә Казанда башланды. Әлеге вакыт эчендә автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы шәһәрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында, Уфада һәм Туймазыда булды.

Бүген чараның соңгы көне. Хәзерге минутта төркем Татарстанның Әлмәт шәһәренә таба кузгады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100