Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
Фәүзия Казыханова - халык мәгарифе отличнигы, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты, хезмәт ветераны, татар телендә укыту-методик комплексларның авторы.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда татар телендә укыту-методик комплекслар авторы Фәүзия Казыхановага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
Фәүзия Казыханова - халык мәгарифе отличнигы, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты, хезмәт ветераны, татар телендә укыту-методик комплексларның авторы. Бүгенге көндә ул Башкортстан Республикасының Дүртөйле авылында гомер итә. Узган ел Фәүзия ханым үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз