news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альмира Таһирҗанованың Петербург татарларына багышланган китабын тәкъдим иттеләр

Китапны шәһәрнең татар меценатлары һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә чыгарганнар.

Альмира Таһирҗанованың Петербург татарларына багышланган китабын тәкъдим иттеләр
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» белешмәлеге презентациясе булды. Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап шәһәрнең татар меценатлары акчасына һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә нәшер ителә. Шәһәр һәм шәһәр халкы турындагы белешмәлектә татар-мөселман җәмгыяте тарихы буенча очерклар, музейларның эш сәгатьләре күрсәтелә. Санкт-Петербург экскурсоводының яңа китабына юкка чыккан мөселман топонимнары кергән, дип язган идек.

Әлеге басмада автор төзегән җәяүле маршрутлар, елга һәм каналлар буйлап «Петербург татарлары» темасын кертеп, сәяхәт итү турындагы мәгълүма тупланган. Юл күрсәткече төрле милләт һәм дин вәкилләре һәм шәһәр халкы өчен, укучыларга, студентларга, укытучыларга һәм экскурсоводларга ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Юл күрсәткеч Санкт-Петербург татарлары тарихы буенча элек дөнья күргән хезмәтләренең дәвамы һәм туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Китапны тәкъдим итү чарасына татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр, иҗат эшлеклеләре, тарихчылар, гидлар һәм Санкт-Петербургның күптөрле тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынучы барлык теләүчеләр чакырылган.

Автор укучыларга тарихи үзәктә генә түгел, Иске һәм Яңа авылларда, Коломягада да булу, милли интеллигенциянең Ленинград һәм Санкт-Петербургтагы эшчәнлеге, төрле конфессия храмнары турында белешмә бирә. Китапта бик күп фотографияләр һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителә. Хезмәт Көнчыгыш, Ислам дөньясы белән шөгыльләнүчеләргә генә түгел, ә шәһәр тарихына битараф булмаган һәркемгә дә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100