news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миргалиев: Галимнәр Сәйф Сараиның туган ягын Самараның Камышлы авылы белән бәйли

Галим сүзләренчә, киләчәктә Камышлы авылында Алтын Урда шагыйренә багышланган укулар уздырылырга мөмкин.

Миргалиев: Галимнәр Сәйф Сараиның туган ягын Самараның Камышлы авылы белән бәйли
Зилә Мөбәрәкшина

(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Камышлы авылында «Камышлы — Сәйф Сараи ватаны» түгәрәк өстәле оештырылды. Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев түгәрәк өстәлдә галимнәр Сәйф Сараиның туган ягын Самара өлкәсе белән бәйләвен әйтте.

«Галимнәр арасында бәхәс бара. Алтын Урда шагыйренең туган ягын Волгоградтан ерак түгел Камышин шәһәре дип тә әйтүчеләр бар. Әмма алар Сәйф Сараины Самара районы Камышлы төбәге белән бәйли. Ул „Камышлы йорт — бәнем туган йортым иде“, — дип яза. Йорт — өлкә мәгънәсендә кулланылган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илнур Миргалиев киләчәктә Камышлыда Сәйф Сараи укуларын башлап җибәреләчәген әйтте. «Өйрәнә-өйрәнә тагын да күбрәк мәгълүмат табылыр. Аннан соң без аның китабын әзерләргә җыенабыз», — ди ул.

Камышлы урта мәктәбе директоры Айсылу Каюмова сүзләренчә, Камышлы — татар дөньясына бик күп шәхесләр биргән төбәк. «Якташларыбыз — Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзов, шагыйрь-драматург Рөстәм Мингалим, шагыйрь-журнались Әнвәр Давыдов һ.б», — диде ул.

Түгәрәк өстәлдә Камышлы районы администрациясеннән Резедә Төхбәтшина, татар теле укытучысы Әлфия Баһаветдинова, районның үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина, Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, тарих фәннәре кандидаты Тэймур Галимов катнашты.


Түгәрәк өстәлне Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге оештыра.

Сәйф Сараи (Сәйф Сарай, 1321 ел—1396 ел арасында) — Алтын Урда чоры әдибе. «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100