news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов: Җанисәптә катнашам һәм үземне татар дип яздырачакмын

«Безгә оныклар алдында оят булмаска тиеш, без оялган, курыккан дип безне гаепләрлек булмасын», — ди очучы, Россия Герое.

Дамир Йосыпов: Җанисәптә катнашам һәм үземне татар дип яздырачакмын
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Герое Дамир Йосыпов җанисәптә катнашачагын һәм үзен татар дип яздырачагын әйтте. Ул Казанда Милләт җыенында катнашты.

«Әгәр сез татар икән, горурланырга кирәк, ни өчен әле сез оялырга тиеш? Безгә бит әби-бабайлар тел, мәдәниятне, традицияләрне тапшырган, без моны сакларга тиеш. Безгә дә шушыларны оныкларга тапшырырга кирәк. Шушыларны тапшыра алмаганга оят булмаска тиеш, без оялган, курыккан дип безне гаепләрлек булмасын. Теләсә нинди милләт кешесе нәкъ шул милләттән булуы белән горурланырга тиеш», — диде Дамир Йосыпов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Татар икәнсең, татар булып язылырга кирәк. Барыбыз да җанисәптә татар булып язылабыз!» — дип мөрәҗәгать итте Россия Герое.

Ул, шулай ук, милли бәйрәмнәр, традицияләрдә тәрбияләнүен әйтте. «Совет чорында ничектер оялу, кысылу кебек тойгы бар иде, шулай да Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәмен телевизордан да күзәтеп бардык. Аннары Сызраньга туганнарга барып, һәрвакыт Сабан туе бәйрәмендә катнаша идек. Әби-бабайларга авылга кайтып та, балачакта шул татарча сөйләшүләр, милли ризыклар, ниндидер гореф-гадәтләр барыбер күпмедер истә калган», — диде.

Дамир Йосыпов пәрәмәч, чәкчәк кебек милли ризыкларны яратып ашавын әйтте.

«Казанда дусларыңны, танышларны якыннан күреп, күренекле шәхесләрне тыңлап, кәеф, хәл уртаклашу бик рәхәт инде ул. Мондый чараларда бик теләп катнашам, татар булуыңнан зур горурлык тоясың, тагын да файдалырак берәр эш эшлисе, татар мәдәниятен, телен үстерүгә өлеш кертәсе килә», — дип белдерде РФ Герое.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100