news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул татарлары татарча диктант язды

Диктанттан соң татар ашлары белән үткәрелгән чәй кичәсендә Фәйзи Канра Төркия татарларының мөһаҗирлеге турында сөйләде.

Истанбул татарлары татарча диктант язды
Рушания Алтай

(Истанбул, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулдагы татарлар «Татарча диктант» акциясенә кушылып, Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар» хикәясе өзеге буенча диктант яздылар. 

Татарча язу төгәлләнгәч, чәкчәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмак кебек татар ризыклары белән чәй эчү кичәсе оештырылды. Милләттәшләр Фәйзи Канра һәм апасы 85 яшьлек Гөлфия Аксуның татарча шигырьләрен тыңладылар. 

Чарага җирле татарлар, Татарстаннан килгән кунаклар да катнашты. Диктант язучыларның иң өлкәненә — 81, иң кечкенәсенә 11 яшь. Төркия татарларының өлкән буын вәкиле, чыгышы белән Кютахия төбәгендәге тарихи Әфәнде күпере татар авылында туып-үскән Фәйзи Канра бу чараның зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

«Татарча диктант язу туган телебезгә игътибарлырак булырга гына түгел, үз арабыздагы элемтәләрне җылы тотуга да этәрә. Очрашып сөйләшергә, татарлыгыбыз белән горурланырга җирлек була. Бирегә җыелган яшьләрнең ана телебездә аралашулары, татарлыкларын  онытмаулары мине сөендерә», — диде.

Татарча диктант язу чарасы Истанбулның мәдәни һәм тарихи үзәгендә — мәшһүр «Алтын мөгез» култыгы башланган урында үтте. Аны Башкортстаннан Истанбулга килен булып килгән, бүгенге көндә экспорт ширкәтендә эшләүче Ләйсән Тапсыз һәм журналист Рушания Алтай оештырды.

Татарстан байраклары һәм милли экспонатлар белән бизәлгән кичәдә Фәйзи бабай әби-бабаларының ничек Төркиягә күченергә карар бирүләре, нинди юллар белән килүләре, Әфәнде күпере авылына ничек нигез салынуы, Маниса төбәгендәге татар авылының ничек барлыкка килүе турында да сөйләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100