news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар рәссамының чираттагы шәхси күргәзмәсе

Татар рәссамының чираттагы шәхси күргәзмәсе

(Уфа, 7 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы С.Т.Аксаков йорт-музеенда кичә Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар рәссамы, Россия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Әнвәр Кашаевның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды.

Бу юлы үзенең күргәзмәсенә татар рәссамы утыздан артык сынлы сәнгать һәм графика әсәрләрен куйган. Алар арасында гүзәл табигатебез күренешләре дә, матур натюрмортлар да, жанр сурәтләре дә бар. Әнвәр Кашаевның иҗаты үзенең милли рухлы булуы белән аерылып тора. Федоровка районының Акбүләк авылында туып үскән татар малае үзенең сихри иҗатында гомере буе авыл тормышына, милли тамырларыбызга табынып яши. Талантлы рәссамның «Авыл урамы», «Авылда көз», «Балачак калкулыклары», «Әнием турында истәлек», «Июльнең бер көне» кебек картиналарын карагач, үзең дә балалык һәм үсмер елларыңа кайткандай буласың.

Әнвәр Кашаев саф иҗат белән генә шөгыльләнми. Үзе дә Уфа сәнгать училищесында, аннан соң сәнгать институтында белем алган талант иясе рәсем сәнгате серләрен балаларга һәм яшьләргә төшендерә. Әнвәр әфәнде утыз елдан артык инде Уфадагы 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Аның кул астында шомарып чыккан балалар соңыннан югары уку йортларына да укырга керде һәм кайберләре һөнәри рәссамнар булып, иҗатта зур үрләр яулады.

Татар рәссамын әлеге күргәзмәсе ачылу белән котларга сәнгать белгечләре дә, аның иҗатташ дуслары һәм укучылары да килгән иде. Чыгыш ясаучылар Ә. Кашаевның иҗатына югары бәя бирде һәм әлеге күргәзмәсенең яңа бер ачыш алып килүе хакында белдерде. Күргәзмә биредә бер ай дәвамында күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot