news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә «Тукай тормышы» дигән туристик маршрут эшли башлаячак

Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанда яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дигән икетелле экскурсия башлап җибәрә. Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган.

Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак. Төркемне җыю теркәлү буенча алып барыла, +7(904)-714-32-51 телефоны буенча язылу мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа туристик маршрутны тәкъдим итү 30 августта булачак. 15:00 сәгатьтә экскурсия рус телендә, 17:30 сәгатьтә – татар телендә узача.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100