news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена флешмоб игълан итте

Котлаулар аудио, видео рәвешендә дә, язмача формада да булырга мөмкин.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Коронавирус чире таралу куркынычы дәвам итү сәбәпле, Төмән өлкәсендә чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеен бергәләшеп бәйрәм итү мөмкин түгел. «Яңарыш»ны бәйрәме белән котларга теләүчеләр өчен онлайн флешмоб игълан ителә. Бу турыда «Яңарыш» сайы хәбәр итте.

«Сезнең тәбрикләүләрне көтеп калабыз. Аларны төрле рәвештә: аудио формада яздырып, видеога төшереп, язмача да җибәрергә була. Тәбрикләүләрегез интернет челтәрләрендәге төркемнәребездә һәм сайтыбызда урын алачак. Бергәләшеп юбилеебызны каршы алыйк, дуслар», диелә бу хәбәрдә.

Котлаулар сентябрь ае буена janartat@inbox.ru электрон адресында, төркемнәрдә, сайтта кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100