Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туган якны өйрәнүче Айрат Газимҗановның Воткинск татарлары турында китабы чыкты
Китапта тарихи һәм архив материалына нигезләнеп, Воткинск заводы бистәсендә татарларның XIX гасыр уртасыннан 1917 елга кадәрге яшәеше турында зур мәгълүмат бирелә.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Күптән түгел Воткинск шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) җәмәгать эшлеклесе һәм туган якны өйрәнүче-тикшеренүче Айрат Газимҗановның «Воткинские татары. Начало» китабы дөнья күрде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зур тарихи һәм архив материалына нигезләнеп, китапта Воткинск заводы бистәсендә татарларның XIX гасыр уртасыннан 1917 елга кадәр яшәеше турында зур мәгълүмат бирелә.
Анда татарларның кайда һәм кем булып эшләүләре, гаилә йолаларын, бәйрәмнәрне ничек уздырулары, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр үсеше турында сөйләнә.
Китап Гүзәл Максимованың Удмуртия татарлары турындагы шигыре белән башлана. Китапта Удмурт Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Рәмзия Габбасова, Воткинск шәһәре һәм районы имам-хатибы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәповның укучыларга мөрәҗәгате урын алган.
Китап авторы кереш сүзендә Воткинск төбәгендә татарлар барлыкка килү тарихы, XVIII-XIX гасырлар чыганаклары буенча аларның тарихы, аларның Совет власте елларында һәм XXI гасыр башындагы эшчәнлекләре күрсәтелгән.
Соңгы уньеллыкларда башкарылган чаралар һәм татар милли хәрәкәте активистлары турында мәгълүмат бирелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз