news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә: Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм

Журналистика ветеранын Самосырово мөселман зиратында соңгы юлга озаттылар.

Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә: Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә әнисеннән башка тормышны күз алдына китерә алмавын әйтте. Бу хакта ул бүген Самосырово мөселман зиратында Әлмирә Әдиятуллинаны соңгы юлга озаткан вакытта сөйләде.

Иң элек Әлмирә апа турында искә алу сүзләре әйтелгәннән соң, татар җәмәгатьчелеге җеназа намазын укыды.

«Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм», — диде Әлмирә апаның кызы Миләүшә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Әлмирә Әдиятуллинаның язмышын бик катлаулы булганын әйтте. «Тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, беркайчан да бирешмәде, зарланмыйча оптимист шәхес булып калды», — диде ул.

«Ни хәлләрең бар соң, Әлмирә апа дигәндә дә: „Аллага шөкер, көрәшәбез“, — дип әйтә иде. Урын өстендә ятканда да, Казанда „Сөембикә“ исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды», — диде Илфар хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Әлмирә апа Аллаһның рәхмәтендә. «Татарстан өммәтенә генә түгел, Россия өммәтенә дә бик файдалы, олуг, хәерле һәм кирәкле эшләр башкарды. Динебезнең алга баруына төп сәбәпчеләренең берсе иде», — дип сөйләде ул.

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Әлмирә апаны легендар хатын-кыз дип атады. «Анда ир-атларга җитеп бетмәгән көч бар иде. Әлмирә апа кебек шәхесләрне истә тотарга, алар турында яшьләргә сөйләп торырга кирәк», — диде ул.

Әлмирә Әдиятуллинаны соңгы юлга озатырга аның бертуган энеләре, сеңелләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100