news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропорты Тукай шигыре басылган утырту талоннарына заказ биргән

Сентябрь аеннан пассажирларга теркәлү узганда яңа талоннар бирерләр дип көтелә.

Казан аэропорты Тукай шигыре басылган утырту талоннарына заказ биргән
архив

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Дәүләт сатып алулары сайтында «Казан» халыкара аэропортының очкычка утыру талоннары ясатыр өчен заказы эленгән. Сайттагы мәгълүматка караганда, аэропортка Габдулла Тукай турында кыскача мәгълүмат язылган 1 млн 200 мең данә утырту талоны кирәк, шуларның 150 мең данәсендә Тукай шигыре дә булырга тиеш. Талоннарның эскизы күрсәтелгән.

Тендер 972 мең сумнан башлана. Заказны үтәргә иң түбән бәя тәкъдим иткән оешма алыначак. Заказ белешмәсендә әлеге эшкә алынырга теләүчеләрдән гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә дип язылган.

«Казан» аэропортында утырту талоннарына заказ бар. Аларның икенче ягында Габдулла Тукай шигырьләре урнаштырылачак. Агымдагы елның сентябрь аенда ук безнең пассажирлар рейсларга теркәлгән вакытта «әдәби» версияле утырту талоннары ала башлар дип көтәбез», — дип аңлатты Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Гадел Гатауллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Казан» халыкара аэропорты мәйданчыгында терминалларны, вокзал яны мәйданын һәм аэропортның рәсми сайтын Габдулла Тукай биографиясе һәм иҗаты тематикасында бизәү эшләре алып барыла. Мәсәлән, фото-зона, татар әдипләренең китаплары куелган киштәләр булдырылган, аэровокзалның пыяла стеналары милли орнамент белән бизәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100