news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида «Татар кызы-2020» конкурсы финалы 2 августта узачак

Финалда катнашучылар туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белү буенча ярышачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 2 августта Ижевскида «Татар кызы-2020» республика конкурсының озак көтелгән финалы була. Анда берничә сайлап алу этабын узган сигез татар кызы катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук быел беренче мәртәбә нәниләр арасында «Нәни Асылташ» бәйгесе үткәрелә. Җиңүче титулы өчен алты кыз көрәшәчәк. Финалда катнашучылар бер-берсе белән гүзәллек, күркәмлек, сөйкемлелектә генә түгел, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белү буенча да ярышачак.

Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100