news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шахтерлар сабантуе Кемеровоның иң зур яңа мәйданында узган беренче бәйрәм чарасы иде

Кузбасста 26-27 июньдә Халыкара шахтерлар сабантуе узды.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара шахтерлар сабантуе Кемеровода яңа гына төзелгән Мәскәү мәйданында уздырылган беренче масштаблы бәйрәм чарасы булды. Сабантуй Кузбасста 26-27 июньдә үтте.

«Бу мәйданда әле бер генә бәйрәм дә үткәне юк. Кайчан гына биредә буш җир иде. Март айларында гына эш башланып, бәйрәмгә өлгертү өчен төннәр буе эшләделәр», — диде Кемерово өлкәсе мөфтие, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев.

«Биредә 6 июльдә Кузбассның 300 еллыгына зур тантана булачак, Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Шушы мәйданны без, татарлар, беренче булып сынап карадык», — диде ул.

Таһир Бикчәнтәев Мәскәүдә Кузбасс мәйданы булуын искә алды. Шунлыктан Кузбасста төзелгән иң зур мәйдан-стадион да Мәскәү исемен йөртүен ассызыклады.

Ул мәйданның 50 мең кеше сыйдырышлы булуын әйтте. Мәйдан шәһәр читендә, Томь елгасы буенда урнашкан.

Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев Халыкара шахтерлар сабантуен Кемерово өлкәсендә ел саен үткәрергә тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot