news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көне була

Бу көнне үзешчән коллективлар чыгышы, милли ризыклар күргәзмәсе һәм фотозоналар оештырылачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). 29 майда Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге Шадрин һәм Шатров районнарының Татар мәдәнияте көненә чакыра.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәдәни чараның программасы үзешчән коллективлар чыгышын, милли ризыклар күргәзмәсен һәм фотозоналарны үз эченә ала. Теләгән һәркем татар ризыкларыннан авыз итә алачак.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Адресы: Курган шәһәре, Уральская урамы, 1.

news_right_1
news_right_2
news_bot