news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Йолдыз Шәрәпова: Балаларда милли горурлык тәрбияләргә кирәк

«Һәр әби кеше оныгын алдына утыртып, төртеп-төртеп татар телен өйрәтергә тиештер», — ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Язучы Йолдыз Шәрәпова: Балаларда милли горурлык тәрбияләргә кирәк
Рамил Гали

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, балалар бакчаларында милли горурлык турында сөйләргә кирәк.

«Без — зур, көчле милләт. Шуны балалар бакчасыннан башлап, сабыйларга җиткерергә кирәк. Ул: „Мин — татар баласы бит, шушы зур милләт баласы“, — диеп сөенеп яшәргә тиеш», — диде Йолдыз Шәрәпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә өлкәннәрнең балалар белән шөгыльләнергә вакытлары аз кала.

«Милли горурлык тәрбияләүдә һәркем катнашырга тиеш. Әти-әни, әби-бабай, башкалар. Милләт, тел шулай саклана инде. Дәү әни оныгын алдына утыртып, төртеп-төртеп татар телен өйрәтергә тиештер. Моның бер авырлыгы да юк. Татарча белгән һәр дәү әнинең кулыннан килә торган эш бу. Ләкин без чит ил сериалларына, интернетка өстенлек бирәбез. Балаларга игътибар әз кала. Бәла менә шушында, миңа калса», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100