news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар шигырьләре бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бәйге ел саен сөйләм телен үстерү һәм татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 1 апрельдән 20 апрельгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Тере классика» шигырь укучылар бәйгесе узды. Биредә татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен сөйләделәр.

Бәйге ел саен сөйләм телен үстерү һәм татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Быел ул Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Җиңүчеләр исемлеге Вәкиллек сайтында урнаштырылган. 

Бәйге Свердловск өлкәсенең татар (Урал татарлары) конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы, Красноуфимск мәгариф оешмасы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең «Каюм Насыйри институты» милли-мәдәни үзәге ярдәмендә оештырылган.

Конкурста нәфис сүз осталарының Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләр дә катнашты. Татар һәм рус телләрендә үзләре сайлаган татар классикларының һәм хәзерге татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән өзек укырга тәкъдим ителде.

Жюри әгъзалары Свердловск өлкәсенең этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр булган 144 видеоматериал карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100