news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара фәнни җыенда төрек галимәсе татар мәзәкләренә фәнни анализ ясады

«Татар мәзәкләрендә кыйммәтләрнең чагылышы» дип аталган докладны Гөлшаһ Йылмаз укыды.

Халыкара фәнни җыенда төрек галимәсе татар мәзәкләренә фәнни анализ ясады
Рушания Алтай

(Истанбул, 27 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). АКШның Мичиган университеты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Лингвистика бүлеге галиме Тимур Коҗаоглу тарафыннан оештырылган ХХХХХVII Төркибелем җыенында татар мәзәкләре турында фәнни чыгыш ясалды.

Татар мәзәкләрен фәнни яссылыкта Төркиянең Афйон Коҗатәпә университеты галимәсе Гүлшаһ Йылмаз тикшергән. Аның чыгышы «Татар мәзәкләрендә кыйммәтләрнең чагылышы» дип атала.

Филология фәннәре кандидаты Гүлшаһ Йылмаз татар рухи кыйммәтләренең мәзәкләрдә ничек чагылуы турында күпсанлы үрнәкләр китереп сөйләде.

Татар мәзәкләрендә гаилә мөнәсәбәтләренә, дин тотуга, гыйлемгә, акылга, гаделлеккә карата караш ятуын, тырышлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатларының чагылыш табуын ассызыклады. Галимә татар халкына тәнкыйть белән бергә зирәклек, җорлык, тапкырлык, шаянлык хас булуын мәзәкләр аркылы аңларга мөмкин икәнен әйтте.

«Җәмгыятьтә кешенең үз-үзен тотышында әдәп-әхлак, тәрбия, акыл кебек кыйммәтләр әһәмиятле. Татар мәзәкләрендә әнә шул кыйммәтләр алгы планда тотыла», — дип сөйләде Гөлшаһ Йылмаз.  

ХХХХХVII Төркибелем җыены YouTube һәм Zoom платформаларында онлайн үтте. Ул төрки дөнья аудиториясенә адресланган. Анда Төркиянең Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты галимәсе Хәбибә Йазыҗы Эрсой — башкортлар һәм башкорт теле, КФУ галимәсе Гүзәл Нәбиуллина татар теленең синтаксик төзелеш нормлары һәм үзгәрешләре хакында сөйләде. Җыенны күренекле тюрколог, филология фәннәре докторы Ләйлә Караһан алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100