Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге «Тукайны укыйм» флешмобы үткәрде

Флэшмоб Конгрессның интернет челтәрендәге сәхифәсендә 16 апрельдә башланып китте.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Габдулла Тукайның туган көнен һәр ел саен зур мөһим вакыйга итеп билгеләп үтә. Быел да алар Тукай шигырьләрен уку буенча флешмоб үткәргән, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«“Тукайны укыйм» хештегы астында флэшмоб үткәрүне бездә Лена ханым Колесникова оештырды. Аның идеясен Мәскәү татар милли автономиясе тәкъдим иткән иде, Бөтендөнья татар конгрессы хуплады. Габдулла Тукайның үлгән көне белән туган көне арасында 11 көн — безнеңчә, бу көннәр дөнья күләмендә рәсми рәвештә Тукай көннәре дип саналырга лаеклы», — ди Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Сабиров.

«Чиләбе өлкәсе татар конгрессының „Тукайны укыйм“ флэшмобын без Конгрессыбызның интернет челтәрендәге сайтында-сәхифәсендә 16 апрельдә башлап җибәрдек. Мин Тукайның „Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов…“ һәм „Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым…“ шигырьләрен һәр ике телдә укып видеосын интернетта урнаштырдык», — диде Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары.

«Тукайга игътибар аеруча соңгы ун ел эчендә көчәйде, бу турыдан-туры Лена Колесникова исеме белән бәйле; хәзер без Тукайга Чиләбедә һәйкәл кую буенча әзерлек алып барабыз, моңа хәзергә пандемия комачаулый, ләкин быел без барыбер максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Шуннан соң Троицк каласында да Тукайның бюстын куячакбыз — белгәнегезчә, ул да Тукай исеме белән бәйле. Троицкиның татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулу уңае белән без аңа да Габдулла Тукай исеме бирдек: алар да хәзер онлайн режимда интернет челтәрләрендә шигырьләр укыйлар», — дип ассызыклый Сабиров.