news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Быел бәйгенең гран-при иясе ачыкланмады.

«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Энҗе Габдуллина

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады.

«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде.

ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. «Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Барысы да әзерлекле. Моның өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәбез», — диде Кадрия Идрисова.

Бәйгедә барлыгы 6-7 яшьлек 144 бала катнашты. Финалда 6 кыз, 7 малай көч сынашты. Һәр балага мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм велосипед тапшырдылар.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Татар кызчыгы — 2021»:

Хәбибрахманова Мәдинә (Идел буе районының 194 нче балалар бакчасы) — «Һөнәрле кыз»

Камалиева Галия (Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы) — «Максатчан кыз» 

Сафиуллина Зәлия (Киров районының 134 нче балалар бакчасы) — «Мәрхәмәтле кыз»

Гарипова Камилә (Совет районының 399 нчы балалар бакчасы) — «Булдыклы кыз»

Ихсанова Әминә (Совет районының 109 нчы балалар бакчасы) — «Әдәпле кыз»

Сафиуллина Асилә (Яңа Савин районының 405 балалар бакчасы) — «Сәләтле кыз»

«Татар малае — 2021»:

Нәбиуллин Самат (Идел буе районының 379 нчы балалар бакчасы) — «Тыйнак егет»

Мостафин Ризван (Мәскәү районының 395 нче балалар бакчасы) — «Ихлас егет»

Җәмәлетдинов Радель (Киров районының 122 нче балалар бакчасы) — «Сабыр егет»

Васильев Ансар (Совет районының 206 нчы балалар бакчасы) — «Инсафлы егет»

Сафин Данис (Совет районының 135 нче балалар бакчасы) — «Кызыксынучан егет»

Ризванов Гайсә (Совет районының 167 нче балалар бакчасы) — «Тырыш егет»

Җиһаншин Марат (Яңа Савин районының 208 нче балалар бакчасы) — «Җитез егет».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100