news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростовта Татар мәдәнияте көннәре өлкә Сабан туена кадәр дәвам итәчәк

Ростов өлкәсендәге Татар мәдәнияте көннәре Муса Җәлил укулары белән башланган.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Ростовта Татар мәдәнияте көннәре өлкә Сабан туена кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Марсель Бәдгетдинов хәбәр итте.

“Муса Җәлил укулары белән бергә Татар мәдәнияте көннәре дә башланды. Бу Татарстанның мәдәният министрлыгы белән килешенеп эшләнгән эше түгел, үзебез өчен генә уздырабыз. Без бу көннәрдә төрле чаралар үткәрәчәкбез”, - диде Марсель Бәдгетдинов.

“Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге 2002 елда оеша. Үз эшчәнлеген “Якташлар” татар оешмасы буларак башлап җибәрә. Узган ел Ростовта зурлап үзәкнең 15 еллыгын билгеләп үтәләр. “Якташлар” татар мәдәниятен, телен, тарихын саклап калу һәм үстерү өчен төрле чаралар уздыра.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot