news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларының «Искер җыены» 2020 елның иң яхшы вакыйгасы дип табылган

Әлеге бәйрәм «Россия вакыйгалары» милли проектында «Мәдәният. Концертлар һәм музыкаль фестивальләр» номинациясе буенча икенче урынны яулады

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Кунакчыл Россия» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия вакыйгалары» проектына йомгак ясалды. Себер татарларының «Искер җыены» мәдәни мирас фестивале «Мәдәният. Концертлар һәм музыкаль фестивальләр» номинациясе буенча 2 урынны яулады һәм «2020 елның иң яхшы вакыйгасы» статусына ия булды.

«Яңарыш» сайты хәбәр иткәнчә, Тубыл шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм туризм департаменты Тубылда уза торган дүрт фестивальне тәкъдим иткән алар барысы һәм да финалга чыккан.

Узган 2020 елда премиягә Россия Федерациясенең 42 субъектыннан сигез федераль округтан гаризалар бирелгән булган. Бөтенроссия финалына 37 регионнан 152 гариза сайлап алынган.

«Мирас» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча уннан артык проект авторы һәм оештыручысы Луиза Шәмсетдинова сүзләренчә, «Искер җыен» халыкара фестивале милли туризм номинациясе буенча быел өченче мәртәбә танылу ала.

Алар 2019 елда бишенче урын, 2020 елда халык тавыш бирүдә унберенче урын алган. 2021 елда икенче урынга лаек булганнар.

«Халык тануын без проект барлыкка килүгә үк алдык. Ләкин күпме авырлыклар кичерергә туры килде. Ә бүген инде горур әйтә алабыз: «Без себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын гына саклап калмыйбыз, киләчәкне дә төзибез!» — дип сөйләде Луиза Шәмсетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100