news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафаил Мөхәммәтҗановны Нижневартовскига хезмәт иткәне өчен бүләкләделәр

Рафаил Рәфкать улы — Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат.

Рафаил Мөхәммәтҗановны Нижневартовскига хезмәт иткәне өчен бүләкләделәр
https://tatar-congress.org

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Нижневартовск шәһәр Думасы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы әгъзасы, Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗановны «Нижневартовск шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе белән бүләкләү турында карар кабул итте.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рафаил Мөхәммәтҗанов — Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат.

Ул шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсе белән берлектә калада иҗтимагый-мәдәни чаралар оештыра, анда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан күпсанлы иҗат коллективларын җәлеп итә.

Рафаил Мөхәммәтҗанов Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы Мактау грамотасы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра Думасы Мактау грамотасы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторының Рәхмәт хатына, Татарстан һәм Башкортстан бүләкләренә лаек булган, ул шулай ук Россиянең Мактаулы төзүчесе дә.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Рафаил Рәфкать улын югары бүләккә лаек булуы белән чын күңелдән котлый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot