news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карелия укучыларына татарларның республика мәдәниятендәге өлеше хакында сөйләгәннәр

Дуслык дәресләрендә өлкән сыйныф укучылары Карелия Республикасы территориясендә яшәүче халыклар, милли ризыклар һәм киемнәрдәге үзенчәлекләр белән танышкан.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Быелның гыйнвар ахырында республика милли оешмалары, Карелия Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Петрозаводск шәһәр округы администрациясе вәкилләре Кондопога шәһәре, Пряжа бистәсе һәм Деревянное авылында мәктәп укучылары белән очрашкан.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәридә Фадеева татар халкы вәкилләренең Карелия Республикасы халык хуҗалыгы һәм мәдәниятенә керткән өлеше хакында сөйләгән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәре буенча төшерелгән «Сөткә төшкән тычкан» мультфильмын күрсәткән.

Кунаклар формасы һәм эчтәлеге буенча гадәти булмаган дәрес үткәргән.

Советлар Союзы Герое Мария Мелентьева исемендәге Пряжа урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә Карелия Республикасы территориясендә яшәүче төрле халыкларның танылган көйләренә попурри белән башланган. Музыкаль әсәр Карелия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Хисмәтова башкаруында яңгыраган.

Дуслык дәресләрендә өлкән сыйныф укучылары Карелия Республикасы территориясендә яшәүче халыклар, милли ризыклар һәм киемнәрдәге үзенчәлекләр белән танышкан. Түбән сыйныф укучыларына Карелиядә яшәүче төрле халыкларның костюмнары тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100