news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Римма Бикмөхәммәтова татар яшьләрендә милли үзаң югары булуын белдерде

Сәясәтче Руслан Айсин исә татарлар башка милләтләргә яраклашырга ярата дигән фикердә.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова татар яшьләрендә милли үзаң югары булуын белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда булачак халык санын исәпкә алу һәм татарларда милли үзаң дәрәҗәсе турында сөйләштеләр. Белгечләр фикеренчә, татарлар башка милләтләргә бик тиз яраклашалар.

«Соңгы социологик тикшерүләр буенча, яшьләр арасында милли үзаң дәрәҗәсе югары икәнлеге күренде. Күп кенә яшьләр „Мин татар“, „Мин татарстанлы“ дип әйткән. Миңа калса, бу күренеш Татарстанның үсеше белән бәйле. Яшьләрдә үзләренең татар икәнлекләрен күрсәтү теләге бар. Мин хәзерге вакытта милләттән оялу, милли үзаң дәрәҗәсе түбән дип әйтмәс идем», — диде Римма Бикмөхәммәтова.

Руслан Айсин татарларның комплексы булуын белдерде. «Фарсы галиме Ибн Халмум: „Күчмә халыкларның элитасы көчле. Тик алар башка мохиткә эләксә, ике буын да таркалачак“, — дип әйткән. Андый әйбер бездә чыннан да бар. Татар эре шәһәргә күченә дә, русча сөйләшә башлый. Чөнки аның комплексы барлыкка килә», — диде сәясәтче.

Тарихчы Дамир Исхаков та татарларның яраклашырга яратуын искәртеп үтте. «Без урыс белән татарның психологиясе төрле икәнлеген беләбез. Ул бик нечкә әйберләрдән тора. 11 гасырда төрки галим әйткән: „Төркиләр яраклашырга яраталар һәм тиз арада башка халыклар арасына кереп китәләр“, — дигән. Димәк, безнең электән килгән кимчелекләр дә бар дигән сүз», — диде.

Руслан Айсин милли үзаңның берничә фактордан торуын да билгеләп үтте. «Милли үзаң берничә фактордан тора. Ул — тарихи аң, мохит һәм тел мәсьәләләре. Алар барысы да тыгыз элемтәдә. Мәсәлән, без мөселман өммәте буларак формалаштык һәм сакландык. Сер түгел: безне дин саклап калды. „Милләт“ — ул дини төшенчә дә, дөньяви төшенчә дә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100