news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәйзелхак Ислаев Пермь төбәгендә татарларның элекке заманнарда ук яшәгәнен әйтте

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев туган ягы тарихын һәм Пермь татарларының килеп чыгышын өйрәнгән.

Фәйзелхак Ислаев Пермь төбәгендә татарларның элекке заманнарда ук яшәгәнен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). ТНВ каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында тарихчы, галим Фәйзелхак Ислаев Пермь татарларының килеп чыгышына бәйле үз фикере барлыгын белдерде. Аның фикеренчә, бу төбәктә татарлар элекке заманнарда ук яшәгән.

Галимнең сүзләренә караганда, башта ул КПСС тарихы, гражданнар сугышы белән шөгыльләнә. Туган ягы Пермь тарихы белән Казанга килгәч, 1993 елда гына кызыксына башлый.

«Бардада 1993 елда конференциядә катнаштым. Шунда аптырадым. Уфа галимнәре безне башкорт, диләр. Казанныкылар барысы да татар, ди. Икесе ике якка тарта. Уртак фикер тумады бу конференциядә. Шул чакта мин уйлана, бу сорауны өйрәнә башладым.

Иң беренче безнең тамырларыбыз төрки. Пермь төбәгендәге галимнәр, тамырларыбыз угро-финнарга барып тоташа, ди. Ягъни алар татарлашкан. Чит халык татарлашсын өчен монда бит татар яшәргә тиеш. Минем фикерем шундый — башта монда татар, безнең төрки бабаларыбыз яшәгән», — ди Фәйзелхак Ислаев.

Тарихчы сүзләренчә, ул якларда аларның эзләрен бик яхшы күрергә мөмкин.

«Аны бары таба һәм дөрес итеп аңлата белергә генә кирәк. Мисал өчен, безнең яктагы елгалар исемнәрендә борынгы төрки бабаларыбызның этник атамалары сакланган. Этник атамалардан кала башка мәгълүматлар юк, шулай булуга да карамастан, чамалап әйтергә мөмкин. Урал уртасы аерым булып кала алмый. Ул төрки бабаларыбызның җире булган дип уйлыйм мин», — дип белдерде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100