Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Барнаулда татарлар һәм башкортлар карга боткасына әзерләнә
Биредә яз каршылауны 2015 елдан башлап билгеләп үтәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алтай краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар март аенда карга боткасы уздырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Яшь йөрәкләр" клубы җитәкчесе, Барнаул каласында татар-башкорт милли хәрәкәте әгъзасы Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.
"Мартта без язны каршы алу хөрмәтенә карга боткасы бәйрәме үткәрәчәкбез. Беренче тапкыр мондый чара 2015 елда оештырылды. Аңа кадәр карга боткасы хакында күпләр белү генә түгел, ишеткәне дә юк иде", - ди Артем Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре татарларны Нәүрүзне уздыруга ел саен җәлеп итә. "Минемчә, Нәүрүз бөтенләй үк татарлар бәйрәме түгел. Аны без билгеләп үтәбез, әмма безнең якта ул традициягә кермәгән. Аны күбрәк казахлар, таҗиклар уздыра", - диде милли хәрәкәт вәкиле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз