news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Ногинск мәчетендә татар телен өйрәнүче балалар белән очрашты

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов Милли Шура рәисен Ногинск мәчете белән таныштырды.

Васил Шәйхразыев Ногинск мәчетендә татар телен өйрәнүче балалар белән очрашты
https://tatar-congress.org

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүгә сәфәре кысаларында, Мәскәү өлкәсендәге Ногинск Җәмигъ мәчетенә дә барды.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Милли Шура рәисе мәчеттә татар телен һәм дин дәресләрен үзләштерүче балалар белән дә күреште. Малайлар һәм кызлар Милли Шура рәисенә татар телендә шигырьләр сөйләде, «Туган тел» җырын башкардылар.

Гыйбадәт йорты белән аны Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов таныштырды.

Очрашуга Мәскәү өлкәсенең төрле шәһәрләрендә эшчәнлек алып баручы мәчетләрнең имамнары да килгән иде, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100