news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның даими вәкиллеге Петербургта Ленинград камалышы корбаннарын искә алды

Татар җәгатьчелеге «Ватан-Ана» монументына, Пискарев зиратындагы Татарстан куйган мемориаль плитәгә чәчәкләр салган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. «Ватан-Ана» монументына веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында татар җәмәгатьчелеге һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты.

Татар җәгатьчелеге шулай ук Пискарев зиратындагы Татарстан куйган мемориаль плитәгә дә чәчәкләр салды. Алар арасында танылган татар журналисты һәм язучы, өлкәне өйрәнүче Рәхим Теләшев тә бар иде, дип хәбәр итә өлкәдәге вәкаләтле вәкил Ренат Вәлиуллин Инстаграмдагы сәхифәсендә. Әлеге мемориал Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышта һәлак булган ТАССР сугышчылары истәлегенә куелган.

Даими вәкиллек делегациясе һәм тантанада катнашучылар камалыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алган.

2001 елда Пискарев зиратында Хәтер аллеясы булдырылган иде. Анда «Татарстан Республикасы. Якташларыбыз — камалыштагы Ленинградны саклаучылар Мәңгегә истә» мемориаль тактасы куелды. Хәзер Петербургта блокаданы кичергән 60 татар яши. Алар ул чакта ниләр кичерүен әле дә бик яхшы хәтерли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100