news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара шәһәрендә «Мирас» Халыкара фестиваль-конкурсы була

Егерме елдан артык «Татар балалары җырлый» исеме белән уздырылган бәйге хәзер «Мирас» дип атала.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 һәм 19 март көннәрендә Самарада «Мирас» Халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

Самара өлкәсе һәм Россиянең башка регионнарындагы белем бирү оешмаларында укучылар өчен оештырыла торган әлеге чара «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк» дигән девиз белән уза һәм ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза.

Фестивальне Самара өлкәсендәге милли-мәдәни берләшмәләр катнашында Самара өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе уздыра. Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе ярдәм күрсәтә.

20 елдан артык Самарадагы балалар сәнгать иҗаты фестивале «Татар балалары җырлый» исеме белән узды. Хәзер ул «Мирас» дип атала, фестиваль  2017 елдан яңа форматка күчте.

Фестиваль программасында балаларның музыка, сәнгать мәктәпләре, Мәдәният йортлары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре каршында эшләүче студияләрдә шөгыльләнүче яшь артистлар катнаша. Елдан ел катнашучылар саны арта, фестивальнең географиясе киңәя. 2019 елда ул халыкара статусы алды.

Конкурста катнашучыларны тыңлау «Чайка» Мәдәният йортында 18 һәм 19 мартта сәгать иртәнге 9.00 дән алып кичке 18.00 гә кадәр уза. Бәйрәм Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19 мартта 18.00 сәгатьтә була. 

Жюри әгъзалары Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең мәдәният әһелләре. Жюри рәисе — Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Винера Әхәтовна Ганиева, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100