news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.

Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Милли китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә «Күк капкасы» дигән яңа нәфис фильм күрсәттеләр. Фильмны режиссер Фәрит Дәүләтшин Рабит Батулла сценарие буенча төшергән. 

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чарада шагыйрьләр, Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр, «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге вәкилләре, китапханәчеләр катнашкан.

Чарада 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган һәм китапханә фондларында булган Габдулла Тукай китапларының уникаль экспозициясе куелган. Шунысы игътибарга лаек, китап текстлары гарәп графикасында, латиницада һәм кириллицада язылган.

Күргәзмәдә Фәйзрахман Әминовның Г.Тукайның «Сак-Сок» әсәренә графика иллюстрацияләре тәкъдим ителә. Кичәдә рәссамның улы Фәйзулла Әминов чыгыш ясый. Ул әтисенең бу график иллюстрацияләрне эшләү мизгелләре, иҗаты турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100