Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар
Кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар каршы алды.
(Актаныш, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды.
Әлеге чарада якташларз, язучылар Ленар Шәех, Эльмира Җәлилова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Лилия Гыйбадуллина катнашты. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар каршы алды. Һәр сыйныф укучысы мәктәп формасында татар орнаменты булуы белән аерылып торды. Гимназистлар бәйрәмне җыр-биюләр белән башлап җибәрде, килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерде.
Ә бәйрәм ахырында кунаклар һәм гимназия укучылары татарның гимнына әверелгән «Туган тел»не җырладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз