news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хельсинкидагы өлкән татар кешесе Сәрви Хәмидуллага 95 яшь тулган

Рамил хәзрәт Беляев сүзләренчә, аның нәсел җебе Түбән Новгород якларыннан.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Хельсинкида яшәүче өлкән буын татарларыннан булган Сәрви ханым Хәмидуллага 95 яшь тулган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев хәбәр итте.

«Сәрви апа үзенең 95 яшьлек юбилеен үткәрде. Хельсинкида аннан да өлкәнрәк татарлар бар, Аллага шөкер. Ул әле дә сау-сәламәт, үз аңында, акылында, бүгенгәчә рәхәтләнеп үз туган телендә — татарча сөйләшә. Тамырлары — Түбән Новгород якларыннан, балачактан ук Хельсинкида үскән.

Аны ихлас күңелдән котлыйм, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Бөек Раббым алга таба да матур көннәр насыйп итсен», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100