news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарлар санын киметмәскә иде — хыялыбыз шул

Дәүләт Советы Рәисе җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар саны кимемәс дип фаразлый.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарлар санын киметмәү юнәлешендә эш алып барылачагын әйтте. «Татарлар санын киметмәскә иде — хыялыбыз шул», — диде ул Дәүләт Советында журналистлар белән очрашуда. 

Фәрит Мөхәммәтшин халык санын алу 2021 елның апрелендә узачагын әйтте. «Быел халык санын алу уздырылмады, сәбәбе covid-19 белән бәйле», — диде. 

«Россиядә татарлар 5 млн нан артык. Әле чынлыкта аннан да күбрәктер: кемдер татар дип язылмаган, кемдер башкача язылгандыр. Бу мәсьәләне Милли Шурада да карадылар, ел башында без дә парламентта карыйбыз», — дип белдерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләрдәге татарларга аерым мөрәҗәгать ясалачагын әйтте.

«Чын-чынлап Россиядә татарлар санын киметмәскә. Чит илләрдә яшәүче татарлар да күп бит әле. Аларның санын алмыйлар, Россиядәгеләрне генә алалар бит инде. Без өлкәләрдә алар белән очрашып, Пенза, Саратов, Ульяновск татарлары бар, Нижгар мишәрләре бар, алар янына барып, мөһимлеген җиткерергә тиешбез. Милләтебезне, телебезне сакларга, яшь буынга тапшырырга тиешбез», — диде. 

«Минем уйлавымча, татарлар саны кимемәс. Россия Федерациясендә халык саны кими, ләкин татар төбәкләрендә яшәүче татар гаиләләрендә балалар күзгә күренеп кими дип борчылырлык урын юк. Өлкәләрне йөреп чыгарбыз», — дип билгеләп узды парламент башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100