news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге Яңа ел бәйрәме оештырды

Балалар татарча шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен бик күңелле Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

Бәйрәм кичәсендә балаларга үзәк каршында эшли торган «Хәрәкәт» яшьләр театры студиясе «Кышкы әкият» дип аталган күренеш тәкъдим итте. Аннары балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Барлык кунакларны бәйрәм табынына чакырып сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot