news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте

Баш консул Төркия дәүләтенең 100 еллык юбилеенда, республикага нигез салуда катнашкан кешеләр белән беррәттән, Садри Максуди кебек шәхесләрнең хөрмәтләнәчәген искәртте.

Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Киләсе елда, Төркия бөек милли җыены ачылуның 100 еллыгында һәм 2023 елда — Төркия республикасы төзелүнең 100 еллыгында дәүләт төзелешенә катнашы булган кешеләр исемлегендә Садри Максуди кебек татар шәхесләре дә хөрмәтләнәчәк. Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта белдерде.

«Безнең республикага нигез салуда, аны оештыруда катнашкан кешеләрне беркайчан да онытмадык һәм онытмаячакбыз. Әлбәттә, вакыты җиткәч бу шәхесләргә багышланган төрле чаралар узачак», — диде ул.

Баш консул әйтүенчә, татар шәхесләре турында Төркиядә даими искә алып торалар. «Өч атна чамасы элек Эгей университетыннан профессор килде. Ул конференциядә Төркия республикасы тормышында мөһим роль уйнаган татар кешеләре турында чыгыш ясады», — диде ул.

Исмәт Эрикан 2020 елга йомгак ясаганда төрле чаралар вакытында хөрмәтләп телгә алыначак шәхесләрнең исемлеге зур булачагын вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100