Рамил Бигнов Уфада татар гимназиясе төзетә

Рамил Бигнов Уфада татар гимназиясе төзетә

(Уфа, 26 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы һәммә татар милли оешмалары шимбә көнне Уфада үзләренең берлектәге җыенын үткәрде. Анда Башкортстандагы егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә үтеп баручы 2005 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, төбәкләр белән эшләү комиссиясе рәисе Фәрит Уразаев һәм Чаллыдагы милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе – Маузер Гыйниятуллин да килде бу җыенга.

Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе һәм Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Рамил Бигнов җыенда төп доклад белән чыгыш ясап, эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм алда торган бурычларга тукталды. Ике төп бурычка аеруча басым ясады ул. Беренчесе – Башкортстан татарларының тел статусы, икенчесе – республика мәктәпләрендә барлык милләт балаларына, шул исәптән татар балаларына да башкорт телен укыта башлауга мөнәсәбәт.

Рамил Бигнов әйтүенчә, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, ике ел элек үк республика татарлары теле статусын күтәрүгә кагылышлы вәгъдә биргән булса да, бу тәңгәлдә әлегәчә бармакка бармак та сугылмады. “Башкортстан татар җәмәгатьчелеген әлеге хәл бик борчый, - ди Р. Бигнов. – Ил Президенты Путин исеменә, шулай ук Башкортстан Президенты Рәхимовка бу хакта дистәдән артык хат һәм мөрәҗәгать җибәрелүгә дә карамастан, әлеге проблеманы һаман да күрмәмешкә салышалар. Шуңа күрә татар оешмаларының берлектәге җыенында бу мәсьәләгә тагын да бер тапкыр игътибарны җәлеп итәбез һәм Путин исеменә дә, Рәхимов исеменә дә яңа хатлар җибәрәчәкбез”.

Рамил Бигнов икенче мәсьәлә буенча фикерләре белән дә уртаклашты. Мәгълүм булуынча, быел җәйге каникулларга киткәнче үк, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары республиканың “Мәгариф турында” канунына үзгәрешләр кертү хакында килешкән иде. Аңа асәсан, Башкортстан мәктәпләрендә укучы барлык милләт балалары да башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнергә тиеш. Шушы үзгәрешне депутатлар октябрь аенда узган утырышларында тулысынча кабул итте. Ә 21 ноябрь көнне Башкортстан мәгариф министры Зөһрә Рәхмәтуллинаның шушы канунны гамәлгә ашыра башлау турында фәрманы дөнья күрде. Шулай итеп киләсе елдан Башкортстандагы барлык милләт балалары да башкорт телен мәҗбүри өйрәнә башларга тиеш була. Бу яңалыкка Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары баштан ук ризасызлыгын белдерде. Ни өчен дигәндә, татар теле белән башкорт теле бер-берсенә шулкадәр охшаш ки, дөньяда шулай якын булган башка бер генә тел дә юк. Шулай булгач, татар балаларына башкорт телен махсус өйрәнеп тору да кирәкми, дип раслый татар иҗтимагый оешмалар вәкилләре. Аннан соң башкорт телен татар мәктәпләрендә дә кертү татар телен укыту дәресләрен кыскартачак. Гомумән, башкорт телен укыту татар балаларының телен бутауга китерәчәк, ди татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре. Татар баласы юньләп ни татарчаны, ни башкортчаны белмәячәк.

Рамил Бигнов үз чыгышында бик күңелле яңалык та әйтте. Эшкуар буларак, ул Уфада төзетә башлаган бер зур гына бинаны татар гимназиясе ачу өчен тапшырачагын белдерде. Гомум мәйданы 2 мең квадрат метрдан артык булган бу бинада хәзер бизәү, матурлау эшләре башлана. “Бу гимназия 240 балага исәпләнәчәк, - диде Рамил әфәнде. – Һәм укыту бинасы янәшәсендә тагын спорт комплексы, саклагычлар бинасы да булачак. Шулай ук читтән килеп белем алучы балаларыбыз өчен бер тулай торак та әзерләячәкбез”. Р. Бигнов сүзләренчә, татар гимназиясе 2007 елның сентябренә үз ишекләрен ачачак һәм тәүге укучыларын кабул итәчәк.

Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан Татар язучылары берлеге рәисе Рәиф Әмиров, Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге рәисе Кәрим Мәҗитов, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең мәдәни мәсьәләләр комиссиясе рәисе, композитор Алик Локманов, Чаллыдан килгән Музер Гыйниятуллин, Уфадагы 84 нче санлы татар гимназиясе директоры Рамилә Хәйруллина, Дүртөйле районы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Венер Фәттахов һәм башкалар үз чыгышларында быелгы эшләргә йомгак ясады һәм киләчәктә игътибар итәсе бурычларга тукталды.

Җыелыш азагында кайбер мөрәҗәгатьләр һәм документлар кабул ителде һәм татар милли хәрәкәтендә дәрманлы эшләүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ә аннан соң татар сәнгатькәрләре җыенда катнашучыларга концерт күрсәтте.