Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән һәм Свердловск өлкәсенең татар яшьләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаша
Төмән өлкәсенең «Яшь буын» һәм Свердловскиның «Яшен» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре тәҗрибә уртаклашу татар милләтен үстерү өчен зур әһәмияткә ия, дип саный.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә Төмән өлкәсенең «Яшь буын» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов Свердловскиның «Яшен» татар яшьләр иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты. Әлеге оешмалар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек тарихы 2008 елда ук башланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төмән өлкәсенең «Яшь буын» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов һәм Свердловскиның «Яшен» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов җаваплылыкны арттыру, милли мәдәният һәм телгә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту җәһәтеннән яшьләр белән эшләү алымнары хакында сөйләште.
Визит кысаларында шулай ук «Екатеринбургның татар бистәсе» проекты җитәкчесе Илдар Хәбибуллин шәһәрнең тарихи өлеше буенча экскурсия үткәрде. Алар яшьләр оешмалары арасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу татар милләтен үстерү өчен зур әһәмияткә ия, дип саный..
«Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Артур Мөхетдиновка Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә мөһим чаралар үткәрүдә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткәне өчен аерым рәхмәт әйтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз