news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә укучы татар яшьләре Казанда «Талантларны ачу» форумында катнашачак

Истанбул, Измир һәм Эрзурум калаларында укучы 8 татар студенты «Талантларны ачу» VI халыкара форумында катнашачак.

(Истанбул, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия югары уку йортларында укучы бер төркем яшьләр Казанга кайтты. Алар «Талантларны ачу» VI халыкара форумына катнашачак. Бу турыда Измирдә укучы Линар Хаҗиев хәбәр итә.

Җыен 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда уза. Ул Татарстаннан читтәге яшьләр өчен үткәрелә. Анда Төркиянең Измир, Истанбул һәм Эрзурум калаларында укучы татар студентлары чакырылган.

Омск татары, җырчы һәм нәфис сүз остасы, Эгәй университеты коммуникация факультетында җәмәгатьчелек белән элемтә буенча докторантура студенты Линар Хаҗиев форумга Төркиядән 8 кешенең катнашырга теләк белдерүен әйтте.

Яшьләр форумның беренче көнендә «Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачу һәм тормышка ашыру өчен Татарстанның экосистемасы» дип аталган пленар утырышка һәм төрле секция эшчәнлекләрендә катнашачаклар.

«Остазлар олимпиадасы» проекты кысаларында төрле фирма, компания, оешма җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Форум 30 ноябрьдә «Өлкән буын кешеләренең мөмкинлекләре» семинары белән төгәлләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100