news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә татарлар һәм башкортлар бер көнне ике танышу кичәсенә бара алачак
Әлеге кичәләр Speed Dating форматында уза.
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары һәм башкортлары өчен бер көнне ике танышу кичәсе оештырылачак. Бу хакта Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.
2 декабрь көнне "Шатлык" таныштыру клубы урта яшьтәгеләр һәм яшьләр өчен таныштыру кичәсе уздырачак. Беренче кичәдә 34-45 яшьлек хатын-кызлар һәм 39-55 яшьлек ир-егетләр тиң парларын таба ала.
Икенче кичә исә яшьләр өчен, ягъни 18-34 яшьлек туташлар һәм 20-38 яшьлек егетләр өчен уздырылачак.
Танышу кичәсендә катнашу өчен www.Tatarmoskow.ru сайтында теркәлү узу шарт, диелә хәбәрдә.
Әлеге кичәләр Speed Dating форматында уза. Ягъни чарага бер үк күләмдә хатын-кызлар һәм ир-егетләр килә. Алар һәркайсы үзара 10 минут дәвамында аралашу хокукына ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot