news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган клип төшергән

Анда тарихын, милләтен, динен белмәгән кешенең музыка ярдәмендә үзенең тамырларына кайтуы сурәтләнә.

«Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган клип төшергән
Солтан Исхаков

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган видеоклип төшергән.

«Быел без яңа клип төшердек. Без элеккеге һәм хәзерге „Маңкорт“ төшенчәсен бәйләдек. Аларның аермасы юк диярлек. Маңкорт үзенең кем икәнен, тарихын, милләтен, шәҗәрәсен белми торган кеше. Бүгенге маңкорт та шундый», — дип сөйләде төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов.

Видеода күренгәнчә, маңкорт табигатьтә уяна һәм үзенең кем икәнен аңлый башлый. Аның куллары һәм аяклары богаулы. Ул музыка тавышына бара. Шул музыканы ишетеп үзенең нормаль халәтенә кайта. Видеода борынгы уен коралларының тавышын ишетергә була.

Төркем борынгы милли уен коралларын барлау, торгызу һәм халыкка кайтару юнәлешендә эш алып бара. «Уен кораллары махсус борынгы сызымнар ярдәмендә эшләнелде. Кубыз кытай остаханәсендә, думбра үзебезнең осталар тарафыннан ясалды. Мин шуны аңладым: татар булмаган шәхесләр дә татар милләтенә бик күп файда китерә», — ди төркем җитәкчесе.

«Риваять» төркеменең оешуына быел ун ел булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100