Мичиган штаты университеты онлайн-җыенында Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында сөйләштеләр

Чулпан Зарипова-Четин Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә татар авылы тормышының ничек яктыртылуын анализлады.

(Истанбул, 26 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә яшәүче галимә Чулпан Зарипова-Четин АКШның Мичиган штаты университеты тарафыннан оештырылган «XXXI Төрки белем» дип аталган онлайн фәнни җыенда татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында сөйләде.

Галимә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә авторның татар авылы тормышын ничек яктыртуы турында чыгыш ясады. Әдипнең тормыш юлы белән таныштырды. Әсәрләрен санап үтте. Иҗатына бәя бирде.  

«Татар авылы тормышын аңлыйсыгыз килсә, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыгыз. Ул татар авылларына мөкиббән язучы иде. Әдип „Торналар төшкән җирдә“ әсәрендә Европадагы моданың күптән татар авылында булганын оста тел белән аңлаткан», — диде ул.  .

Төркиянең Кавказ университеты Чордаш төрки телләр кафедрасында эшләүче Чулпан Зарипова-Четин бу җыенда ни өчен Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына тукталу сәбәбен дә аңлатып үтте.

«Мөхәммәт Мәһдиев — минем якташым. Мин аны якыннан таныйм. Әсәрләренең теле — әниемнең туган авылы тирәлегендәге тел. Повестендә әниемнең туган авылы Масра искә алына. Балачагымның бер өлеше шунда үткәнлектән әдипнең әсәрләрендә язылган мохит миңа таныш һәм якын. Шуның өчен төрки әдәбият дөньясын Мәһдиев иҗаты белән таныштырасым килде», — диде ул.

Әлеге җыенны Төркиянең танылган филолог галиме, бүгенге көндә АКШта яшәп, Мичиган университетында эшләүче Тимур Коҗаоглу оештырган. Ул Зум һәм Ютуб платформаларында виртуаль семинар буларак үтте. Чарада төрки дөнья галимнәре катнашты.