Илшат Әминов, татар телен яклаучыларга кушылып, "Туган тел"не башкарды

Активистлар депутатларны татар телен дәүләт теле буларак сакларга өнди.

 (Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген татар активистлары Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршына җыелып, туган телне яклау акциясе уздырды - "Туган тел" җырын башкарды. Акциягә депутат, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та кушылды. 

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Советының чираттагы, 33нче утырышы уза. Депутатларны "Әлифба" белән каршы алып һәм "Туган тел" җырын башкарып, активистлар аларны татар телен дәүләт теле буларак сакларга өнди. Активистлар арасында татар журналистлары, татар радиолары алып баручылары, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, КФУның татаристика бүлеге, журналистика факультеты студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, блогерлар - барлыгы 50ләп кеше бар иде. Билгеле шәхесләрдән акциядә "Болгар" радиосы журналистлары Дилбәр Фәиз, Фаил Гыймадов, Айнур Әхмәтов, Чулпан Галиәхмәтова, шулай ук Радик Сабиров, Гөлназ Гыйлемҗанова, Гөлназ Бәдретдин, Рөстәм Исхакый, Гөлинә Гыймадова, Эльвира Фатыйхова, Искәндәр Сираҗи, Римма Бикмөхәммәтова, Райнур Шакир, Гөлназ Сәфәрова, җырчы Илүсә Хуҗина, шагыйрьләр Сания Әхмәтҗанова, Рәмис Аймәт, Илсөяр Ихсанова кушылганнар.

 Депутатлар күренүгә, активистлар Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкарды. Акция тәмамланып килгәндә, активистлар янына бер депутат  - "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов килде һәм кушылып җырлады.