Самарада «Татар киносы көннәре» атналыгын йомгаклау кичәсе булды

Самара тамашачысына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедия тәкъдим ителде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 26 сентябрьдә Самарада «Татар киносы көннәре» атналыгын йомгаклау кичәсе булды.

«Бердәмлек» сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Самара тамашачысына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедия тәкъдим ителде.

Ә Казан кунакларын «Ялкынлы яшьлек» ансамбле каршы алды.